47
« Последний ответ от Utyagan 20 Апреля 2025, 16:58:04 »
АВЫЛЫГЫЗНЫҢ ТАРИХЫН БЕЛӘСЕЗМЕ?
Борынгы башкорт халкы арасында һәрбер ыру члены үз ыруының кайдан килеп, кемнән башланып китүен һәм ыру тормышында нинди тарихи вакыйгалар үткәнен белергә тиеш булган. Башта ул телдән телгә әйтелеп, сакланып килгән, картлар үзләренәң улларына, өяннәренә әйтеп калдырганнар. Соңыннан инде укый- яза белә торган булганнар. Бу язуларга "шәҗәрә" яки "тайра" дип әйтелә. Шәҗәрәләрнең кайсы берләре ыру нәселенең таралышын ир заты буенча буыннан буынга исемләп санап чыгу формасында,ә кайсы берләре шул ыруның тарихын һәм аның тормышында булып үткән вакыйгаларны сөйләп бирү формасында төзелгәннәр.
Шәҗәрәләрннең күбесе шушы көнгә кадәр сакланып калган. Мәсәлән, СССР фәннәр академиясенең Уфа тарих, тел һәм әдәбият институтының кулъязмалары фондында берничә дистә шәҗәрә саклана. Шулар арасында Юрматы ырыу башкортларының 1565 елда язылган шәҗәрәсе бар. Бу шәҗәрәне Юрматы ырыуының башлыгы Тәтәгәч би үләр алдыннан Бакый муллага әйтеп яздырып калдырган. Бу шәҗәрәләр башкорт халкының тарихы өчен бик кыйммәтле чыганак булып торалар.
Борай башкортларының да зур, тулы язылган шәҗәрәсе булып, ул Шакир карт Мусинда саклана иде, 1916 елгы пожар вакытында югалган. Безнең кулда булган шәҗәрә шул зур шәҗәрәнең бер өлеше генә, ул Борай картның 4 нче бабасыннан гына башланып китә: Аккош улы Караман, Караман улы Илбәк, Илбәк улы Алмак, Алмак улы Борай. Бу шәҗәрәдә Борай картның кайдан, нинди ырудан һәм бу җирләргә кайчан килеп утуруы хакында бер нәрсә дә әйтелми. Хазер Борай картның 17 нче буын уллары, кызлары яши.
Соңгы елларда 5 томнан торгаң "Материалы по истории Башкирской АССР"дигән китап баласылып чыкты. Бу томнардаи Башкортстан хакында Мәскәү һәм Ленинград архивларында сакланган рәсми документлар тупланган. Шул китапның 1936 елда чыккан беренче томында Борай авылы Ельдәк волостена кергән, ә Елтдәк волостеның старшинасы булып Әхмәр Хәсәнов эшләгән. Шуңа курә барлык документларда да Әхмәр Хәсәнов телгә алына һәм ул Борай башкортлары исеменнән эш йөретә. Әхмәр Хәсәнов Борай картның җиденче улы: Борай улы Илморза, Илморза улы Ишбулат, Ишбулат улы Бикмөхәмәт, Бикмөхәмәт улы Хәсән, Хәсәннең 5 улы була:Ахун, Әхмәр, Шаһбан, Мөслим, Мортаза. Әхмәр карт укый-яза белгән, шуның өчен ул шәҗәрәде Әхмәр мулла дип йөретеле. Элек башкортларда һәрбер укымышлы кешегә мулла яки "абыз" дип әйткәннәр, Шуннан чыгып "абызтай" (абыстай) сүзе дә элек "укый-яза" белгән хатын кыз мәгънәсендә кулланылган, соңга таба гына ул икенче мәгънә алып киткән. Борай авылы хакында "Материалы по истории Башкирской АССР" китабының беренче томында бирелгән документларның барсына да тукталмыйча, тик бергенә документка тукталып китик.
1714 елда Ваныш волосте башкорты Карашай Урахчин хөкүмәткә, Борай башкортлары һәм Казан өязеннен килгән татарлар Ураз һәм Дүсмәтлер Әҗәк суыннан алып Себергән суына кадәр Танып елгасы буендагы җирләрне законсыз биләп торалар, ул җирлер безнең, безгә кайтарып бирелсен иде, дип гариза бирә, Әхмәр Хәсәнов бу җирләрнең Борай башкортлары җире икәнен документлар белән исбат итә, Карашай Урахчинның гаризасы кире кагыла. Бу документта телгә алынган Дүсмәт авылына нигез салучы булырга тиеш, Дүсмәтлеләр Борай җиренә читтен килеп утырганнар. Борай жиренә читтэн унбер авыл килеп утырганнар (Әҗәк, Алдар, Дүсмәт, Мамады, Үтәгэн, Тугай, Шабай, Бикҗән, Муллавыл, Шунәк тагын бер рус авылы исеме хәтердән чыккан). Бу документта Шабай авылы янында тегермән булганлыгы һәм Борай картның, ни сәбәптәндер, үзенең улларын калдырып, Казан өязенә китеп үлгәнлеге әйтеле.
Әхмәр Хәсәновның исеме 1714- 1743 елгы документларда телгә алына, шуңа караганда ул 1750 елларга кадәр яшәгән булырга кирәк. Шуңа карап инде Борай авылының да яшен билгеләргә мөмкин. Алда без Әхмәр Хәсәновның Борай картның җиденче буын улы икәнен әйтеп киткән идек. Фәндә һәрбер буынның яшәү арасы уртача 20-25 ел исәпленә. Димәк, Борай карт бу җирләргә 16 нчы гасырның азакларында яки 17 нче гасырның башларында ягъни моннан 360 кагыла. Бу документта 370 еллар элек килеп утырган булырга тиеш.
Касыйм Әхмәр
филология фәннәре докторы.
Газета «Алга», 19.02.1967г. №23